26 апрель көнне Килем китапханәсендә «Тукай иленә сәяхәт» дип аталган әдәби сәгать үткәрелде. Балалар өчен «Тукай әкият дөньясы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Чарага 2 сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәче балаларны бөек шагыйрьнең тормышы, аның әсәрләре, әкиятләре белән таныштырды. Габдулла Тукайның шигырләре укылды.Ихсанов Линат татар телендә «Туган тел» шигырен яттан укыды. Балаларның Тукай әкиятләре укуы китапханәчене шатландырды. Аларның яраткан әкият геройлары – Шүрәле, Былтыр, Су анасы, Кәҗә белән Сарык икәне ачыкланды. Балалар өчен «Тукай әкият көньясы» китап күргәзмәсе оештырылды, анда Г.Тукай әсәрләре тәкъдим ителде.
#МБУКБуздякскаяЦБС
#КилимовскаяСМБ
#ГабдуллаТукай
#Путешествие_в_мир_Тукая